Татарстан синоптиклары көчле бозлавык турында кисәтә
(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Иртәгә, 25 мартта, Татарстан юлларында төнлә дә, көндез дә көчле бозлавык барлыкка килә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Шул исәптән Казанда бозлавык төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә көтелә, дип билгеләп үтә синоптиклар.
Республикада температура фонының түбәнәюе 24 март төнендә булган көчле кар явуы белән бәйле.