Башкортстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның беренче өч очрагы ачыкланган
(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Башкорстан Хөкүмәте төбәктә коронавирус йоктыруның беренче өч очрагы (әлеге инфекцияне эләктергән ике кеше чит илдән кайткан, өченчесе даими рәвештә Мәскәүгә барган) ачыклануы хакында белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
«Covid19 коронавирусы йоктыруның беренче өч очрагы ачыкланды. Әлеге инфекцияне эләктергән ике кеше чит илдән кайткан, өченчесе даими рәвештә эш буенча Мәскәүгә барган. Аларның барысы да карантинга озатылган, кемнәр контактка керүе билгеләнгән регламентлар (без аларны диагнозлар расланганчы ук гамәлгә керткән идек) нигезендә тикшерелә», - дип язган Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «ВКонтакте» социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә.