Баулының элеккеге прокуроры Алексей Камашев кинәт вафат булган
(Казан, 18 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген Баулының элеккеге прокуроры Алексей Камашев 48 яшендә кинәт вафат булган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
Алексей Камашев күзәтчелек ведомствосында 24 ел эшләгән. Баулы шәһәр прокуратурасын сигез ел җитәкләгән. Күпьеллык хезмәте өчен күпсанлы ведомство бүләкләре иясе булган.
Республика прокуратурасы җитәкчелеге һәм коллективы Алексей Камашевның гаиләсенең һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.
Элеккеге прокурор белән хушлашу җомга көнне, 20 мартта, 10:30 сәгатьтә Югары Ослан авылында Көнчыгыш урамындагы 34/2нче йортта узачак. Алексей Камашевны Югары Ослан христианнар зиратына җирләячәкләр.