Доллар бәясе 80 сумнан артты
(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Доллар бәясе 80 сумнан артты. АКШ валютасының бәясе алдагы сату-алулардагы бәясен алты процентка арттырды. Бу турыда Мәскәү биржасына сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итте.
Бүген 18.10 сәгатьтә доллар 80,01 сум тора иде.
Соңгы тапкыр доллар бу бәягә 2016 елның февралендә күтәрелде.
Евро бәясе 4,8 процентка артып, 86,87 сумга җитте.