Синоптиклар Татарстанда көчле җил турында кисәтә
(Казан, 18 март, «Татар-информ»). 19 мартта иртән һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән һәм Казанда көньяк-көнбатыштан көчле җил исәчәк. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге кисәтә.
Көчәйгәндә җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр булачак. Казанда җилнең тизлеге секундына 20 метрга кадәр булуы ихтимал.
Синоптиклар мәгълүматлары буенча, 20 мартта, төнлә дә көчле җил булачак