Коронавирус аркасында «Ак Барс» җанатарларга билетлар өчен акчаны кире кайтарачак
(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Татарстан территориясендә махсус санитар-эпидемиологик режим керелү сәбәпле, «Ак Барс» хоккей клубы җанатарларга «Салават Юлаев"ка каршы матчка билет алучыларга акчаны кайтарачак. Бу хакта клуб сайтында хәбәр ителә.
18 һәм 20 мартта узачак «Ак Барс» — «Салават Юлаев» матчына билет алган җанатарлар үз акчаларын «Татнефть Арена» кассасында кире кайтара ала. Сезонлы абонементлар хуҗаларына яңа сезонда өстәмә ташлама биреләчәк», — диелә текстта.
Клуб шулай ук Татарстан халкын шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә өндәде. Даими рәвештә кулларны сабын белән юарга, ешрак душ кабул итәргә, бүлмәләрне җилләтергә, дымлы чүпрәк белән сөртеп чыгарга һәм җәмәгать урыннарында битлек кияргә киңәш итәләр.