Алабугада күптелле белем бирү мәктәбе төзелеше барышына бәя бирделәр
(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Кичә Татарстан Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов Түбән Камада һәм Алабугада социаль әһәмиятле объектлар төзү барышын бәяләде, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
Сәфәр барышында Кудряшов «Синергия» индустриаль-технологик паркының өченче һәм дүртенче корпусларын карады. «Алабуга» махсус икътисади зонасында әлеге заводта углерод җепселләре өчен чимал — ПАН-прекурсор чыгару планлаштырыла.
Аннары Татарстан Дәүләт төзелеш күзәтчелеге башлыгы Алабугада 1224 урынга исәпләнгән күптелле белем бирү мәктәбе төзелеше мәйданчыгында булды. Яңа белем бирү оешмасын төзү «Мәгариф» илкүләм проекты максатларына ирешергә мөмкинлек бирәчәк.
Моннан тыш, Василий Кудряшов Түбән Камада Тынычлык проспекты һәм Сөембикә урамы чатында күп функцияле сәүдә комплексында булды. Алты катлы объектның гомуми мәйданы 119 486 квадрат метр тәшкил итәчәк.
Аннары Василий Кудряшов Татарстан Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе капиталь төзелеш объектларын төзү һәм реконструкцияләүне күзәтү буенча Көнчыгыш территориаль орган хезмәткәрләре белән киңәшмә үткәрде. Алар алга таба эш планын билгеләде.