Мәскәүдә «Зөләйха күзләрен ача» сериалының премьерасы хәйрия кичәсендә күрсәтеләчәк
(Казан, 13 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). 20 мартта 19:00 сәгатьтә Мәскәүдәге «Октябрь» киноүзәге залында «Россия 1» телеканалының «Зөләйха күзләрен ача» сериалыннан беренче тапкыр өзекләр күрсәтәчәкләр. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә «Русское» кинокомпаниясенең PR-директоры Екатерина Воронцова хәбәр итте.
«Премьерада сериалны гамәлгә ашыручылар, рольләрне башкаручылар булачак. Өченче һәм дүртенче серия күрсәтелгәннән соң, „КАРО. Арт“ проекты кысаларында тамашачылар белән фикер алышу булачак. Дискуссиядә язучы Гүзәл Яхина, актриса Чулпан Хаматова һәм режиссер Егор Анашкин катнашачак. Модератор — әдәби тәнкыйтьче Галина Юзефович», — дип сөйләде ул.
«Мин үземне бәхетле дип саныйм. Премьераны озак көттек. Мин аны хәйрия премьерасы дип тә атар идем. Мәдәни вакыйгаларның ярдәм итү темасы белән үрелеп баруы бик күркәм. Тормыштан куанып һәм кинодан ләззәт алып, үзебез дә сизмичә, без балаларга ярдәм итә алабыз», — ди Зөләйха ролен башкарган Чулпан Хаматова.
Оештыручылар: «Россия 1» телеканалы, «Подари жизнь» фонды һәм «КАРО.Арт» проекты.