Татарстан һәм Башкортстан дәүләт радиолары алмаш тапшырулар циклын яңарткан
(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт радиосы Башкортстан радиосы белән берлектә «Безгә тылмач кирәкми» дип аталган алмаш тапшырулар циклын яңартып җибәргән. Бу хакта радио журналисты Раил Садретдинов хәбәр итә.
«Татарстан һәм Башкортстан Дәүләт радиолары арасында үзара тапшырулар алмашу традициясе инде бик күптәннән яшәп килгән. Шул рәвешчә ике республика халкы бер-берсенең җырларын тыңлап, мәдәният сәнгать яңалыклары белән танышып яши иде», — ди ул
Күптән түгел генә Башкортстан радиосы эфирында Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакировның якты рухына багышланган тапшыру яңгыраган.
14 март көнне 8.10 минутта Татарстан радиосы тыңлаучылары Башкортстан радиосы әзерләп җибәргән тапшыруны ишетә алачак. Ул Башкортстанның халык артисты Рамазан Янбәковның якты истәлегенә багышлана.