Казанда җиңел машина зур тизлек белән баганага килеп бәрелгән
(Казан, 13 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда җиңел машина зур тизлек белән баганага килеп бәрелгән, йөртүченең башы җәрәхәтләнгән. Бу турыда Дәүләт автоинспекциясендә сөйләделәр.
Һәлакәт бүген 9.00 сәгать тирәсендә Миль урамында, «Лукойл» ягулык салу станциясе янында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, «КИА» йөртүчесе идарә итә алмаган, юл кырыена чыгып, баганага бәрелгән.
«Һәлакәттә чит ил машинасы йөртүчесенең башы җәрәхәтләнгән. Ир-атны хастаханәгә озатканнар», - дип ачыклык керттеләр ЮХИДИндә.