Медицина персоналына хезмәт хакы түләү өчен Татарстанга 500 миллион сум акча бирелә
(Казан, 8 март, «Татар-информ»). Медицина персоналына хезмәт хакы түләү өчен Мәҗбүри медицина иминияте федераль фондыннан Татарстан Республикасына 497,14 миллион сум акча бүленде. РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган РФ Хөкүмәте боерыгында шул хакта әйтелә.
«2020 елда медицина оешмаларының табиблар һәм урта звенодагы медицина персоналына хезмәт хакы түләү чыгымнарын финанслау өчен мәҗбүри медицина иминияте территориаль фондлары бюджетларына Мәҗбүри медицина иминияте федераль фонды бюджетыннан башка төрле бюджетара трансфертлар бүлеп бирүне расларга», диелә документта.
Россиядә табиблар һәм урта медицина персоналының хезмәт хакы фондын арттыру өчен барлыгы 18,3 миллиард сум акча бүлеп бирелгән.