Гали авылында «Буыннар хәтере. Бөек Җиңүнең рухи сабаклары» форумы була
(Казан, 8 март, «Татар-информ»). 8 апрельдә Самара өлкәсенең Похвистнево районы Гали авылы Мәдәният йортында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Буыннар хәтере. Бөек Җиңүнең рухи сабаклары» дигән III төбәкара форум узачак. Бу хакта «Самара татарлары» сайты хәбәр итә.
Чараны Самара өлкәсенең Похвистнево районы хакимияте, Гали авыл җирлеге хакимияте һәм Самара өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте Самара өлкәсе губернаторы администрациясе ярдәмендә оештыра.
Форумда катнашучылар традицион конфессия вәкилләренең Бөек Җиңүгә керткән өлеше һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары рухи батырлыгының яшьләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүдәге әһәмияте хакында фикер алышачак.
Бөек Җиңү, җиңүче халыкның хәтере изге һәм ул бүгенге Россия җәмгыятен берләштерүдә көчле фактор булып тора, диелә хәбәрдә.