Әлмәттә «Коймаклы йөгереш» фестивале җиңүчеләре ачыкланды
(Әлмәт, 8 март, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Бүген Әлмәттә «Коймаклы йөгереш» фестивале узды. Җиңүчеләр түбәндәге номинацияләр бүенча билгеләнде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
«18 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар арасында җиңүче» — «Әкият» командасы.
«18 яшьтән өлкәнрәк ир-егетләр арасында җиңүче» — Артём Гомәров.
«18 яшькә кадәрге кызлар арасында җиңүче» — Рәзилә Дәүләтшина.
«18 яшькә кадәрге егетләр арасында җиңүче» — Данияр Макиянов.
«Иң креатив йөгерү» номинациясендә Илнур Ханнанов җиңү яулады.