Менделеевск районында татар милли баш киемен әзерләү буенча мастер-класс узды
(Менделеевск, 8 март, «Татар-информ»). Менделеевскида С. Гассар исемендәге мәдәният сараенда татар милли баш киемен әзерләү буенча мастер-класс үткәрелде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Әлеге кызыклы сәнгатькә өйрәнергә әбиләр, педагоглар һәм приютта тәрбиянүчеләр килде. Очрашуны Халыклар дуслыгы йорты директоры Фирүзә Габдрахманова ачып, туган телне, гореф-гадәтләрне, үз халкының динен саклау мөһимлеге турында сөйләде.
Биредә мастер-классны «Талантлы әбиләр» сәнгать клубы җитәкчесе Людмила Ивановна үткәрде. Аның исәбендә төрле стильдәге берничә дистә эксклюзив эш бар. Ә күптән түгел генә ул хатын-кызлар милли баш киемнәре ясауның берничә үз ысулын эшләгән. Үзенең белемнәре белән ул бик теләп уртаклашты.