Путин нефтькә бәяләр һәм рубль курсының төшүен шәрехләде
(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин ил икътисады нефтькә дөнья бәяләренең төшүе һәм рубль курсының көчсезләнүе аркасында килеп чыккан тискәре нәтиҗәләрне җиңә алачагына ышануын белдерде. Бу хакта дәүләт башлыгы РФ Дәүләт Думасында чыгыш ясаганда хәбәр итте.
«Без дөнья сәясәтендә — куркынычсызлык өлкәсендә, глобаль икътисадта вәзгыять никадәр катлаулы булуын күрәбез. Безгә коронавирус килеп җитте, нефть бәяләре дә сикерә, ә алар белән бергә валюта һәм биржа курслары. Без бу чорны лаеклы үтәчәкбез, һәм икътисад тулаем ныгыячак, производствоның мөһим тармаклары көчле һәм көндәшлеккә сәләтле булачагына ышанам», — диде Путин.
Россия Президенты бүген парламентның Түбән палатасында чыгыш ясады, РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты буенча үз позициясен белдерде.
7 мартта ОПЕК+ илләре министрлары нефть чыгаруга чикләүләрне озайту турында килешә алмады, алар 1 апрельдә гамәлдән чыга. Ике тәүлек узгач, Forex базарында евро 85,44 сум булды, доллар 74,86 сумга кадәр артты.
Мондый үзгәрешләр нефть котировкаларының җимерелүе нәтиҗәсендә булды. Дүшәмбе, 9 мартта, майда Brent маркалы ягулыкка бәяләр баррель өчен 32,28 долларга кадәр (28,69 процентка), апрельдә WTI маркасына баррель өчен 28,33 долларга кадәр (31,35 процентка) кимегән. Бүген нефтькә бәя бераз арта башлады.