2019 елның янгын куркынычы янаган чорында Татарстанда 26 кеше һәлак булган
(Казан, 11 март, «Татар-информ», Елена Сәлахова). 2019 елның язгы-җәйге янгын куркынычы чорында Татарстанда 26 кеше үлгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган комиссия утырышында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Сергей Сергеев хәбәр итте.
«Узган елның май аенда Татарстан территориясендә 1775 янгын очрагы теркәлгән, аларның матди зыяны 20 млн сумнан артып киткән. Ул вакытта янгында 26 кеше һәлак булган», - диде Сергеев.
Ул янгыннарның күбрәк корыган үләнне һәм чүп-чарны контрольсез яндыру аркасында килеп чыгуын әйтте.
Янгыннар килеп чыгуга юл куймас өчен, Сергеев республиканың һәр муниципаль районында торак пунктларны, бакча ширкәтләрен, шулай ук кешеләр күпләп ял итә торган урыннарны контрольдә тоту өчен патруль төркемнәре оештырырга тәкъдим итте.
Моннан тыш, коры чүп-чар һәм үлән яндыручыларны штрафка тартачаклар.