Миңнуллина: Рубль бәясе төшү чит ил инвесторларын Татарстанга җәлеп итәргә мөмкин
(Казан, 11 март, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Рубль бәясе төшүнең уңай яклары бар, чөнки чит ил инвесторларын Татарстанга инвестицияләр кертү өчен җәлеп итә башлады. Бу турыда Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сөйләде.
«Кризис — халыкара инвестор өчен уңайлы, чөнки аның өчен барысы да арзаная, бу базарга керү өчен яхшы мөмкинлек», — дип сөйләде Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе.
Кризис иртәме-соңмы узачак, бу инвесторга үз кертемнәрендә акча эшләргә мөмкинлек бирәчәк, дип өстәде Талия Миңнуллина.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы 9 мартта нефть бәясе 30 процентка төшкәннән соң, яңадан күтәрелә башлады дип хәбәр иткән иде.