Казан укучылары программалаштыру буенча олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары булды
(Казан, 11 март, "Татар-информ"). Мәскәүдә мәктәп укучыларының программалаштыру буенча XIV ачык олимпиадасы узды. Казан федераль университетының Николай Лобачевский исемендәге лицее укучылары җиңүчеләр һәм призерлар арасында. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Илдар Гайнуллин беренче урынга чыгып алтын медальгә ия булды. Азат Исмәгыйлев шулай ук алтын медаль алды. Валерий Родионов олимпиада нәтиҗәләре буенча призер дип табылды.
Олимпиадада Россия, Белоруссия, Казахстан, Украина, Болгария, Сербия шәһәрләреннән килгән 400дән артык укучы катнашты.