Россия Италия, Франция, Германия һәм Испания белән авиаэлемтәне чикләде
(Казан, 11 март, «Татар-информ»). 13 марттан башлап Россия Италия, Франция, Германия һәм Испания белән авиаэлемтәне вакытлыча чикли. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
«Россия Федерациясе территориясеннән Италия Республикасы, Германия Федератив Республикасы, Испания Корольлеге, Франция Республикасы территориясенә һәм кире юнәлештә пассажирлар йөртүне вакытлыча чикләү карары кабул ителде», — дип хәбәр иттеләр Россия территориясендә яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәш һәм кисәтү буенча оператив штабта.
Россия авиакомпанияләре Рим, Берлин, Мюнхен, Франкфурт-на-Майне, Мадрид, Барселона, Парижга F Шереметьево терминалыннан гына турыдан-туры рейслар башкарачак.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, бөтен ил территориясендә коронавирус таралу сәбәпле, Украинада карантин игълан ителгән.