Казанда ХХ гасыр башында төзелгән музыка көллиятен реставрациялиләр
(Казан, 11 март, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Казанда 1904 елда салынган И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятен 109 млн сумга ремонтларга ниятлиләр. Объектта ремонт эшләре 2021 елга кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта дәүләт сатып алулары сайтында хәбәр ителә.
«И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте бинасында реконструкция һәм реставрация эшләрен башкарырга кирәк. Төзелеш-монтаж һәм башка эшләр өчен 108 864 979 сум акча тотылачак», диелә документларда.
Бинада инженер системалары, фасад, әйләнә-тирә территорияләр төзекләндерелә һәм эчке эшләр башкарыла.
«Бөтен бинаны төзекләндерүгә карамастан, укулар туктатылмаячак. Студентлар башка бүлмәләрдә шөгыльләнәчәк», — дип хәбәр иттеләр көллияттә.
Төзелеш эшләренә акча республика бюджетыннан биреләчәк.