«Азан» радиосы төрле платформаларда «azan.fm» подкастларын эшләтеп җибәрде
(Казан, 11 март, "Татар-информ"). Хәзер «Азан» радиосын туры эфирда тыңлаудан тыш, аерым сәхифәләрне «Азан» радиосы сайтының «Тапшырулар» битендә һәм azan.fm подкастлары аша тыңларга мөмкин. Рубрикаларда ислам белән бәйле төрле темалар карала. Гаилә-хокук мәсьәләләре, намаз дәресләре, догалар, мәчетләр тарихы, күренекле мөселманнарның биографияләре, әхлакый тәрбия һәм башкалар бар. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.
Мисал өчен, тыңлаучылар татар мәчете архитектурасы турында подкастның беренче эпизодын зур кызыксыну белән кабул итте.
Хәзерге вакытта azan.fm подкастлары түбәндәге платформаларда чыга:
- Вконтакте: https://vk.com/podcasts-66011159
- Apple Podcasts: https://podcasts.apple.com/ru/podcast/azan-fm/id1497725966
- Яндекс.Музыка: https://music.yandex.ru/album/9921209
- SoundCloud: https://soundcloud.com/user-151685480
«Азан» радиосы — татар һәм рус телләрендә тәүлек буе эшләүче мөселман онлайн-радиостанциясе. Ул ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты медиаресурслары структурасына керә.