Шагыйрь Хәсән Туфан архивында Сара Садыйкова автографы белән ноталар табылган
(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Татарстанның халык шагыйре Хәсән Туфан архивы белән эшләгәндә ТР Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә татарлар арасында беренче хатын-кыз профессиональ композитор Сара Садыйкова автографы табылган. Бу хакта китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хәсән Туфанның (1900 - 1981) архивы күренекле татар шагыйре һәм язучысының, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатының тормышын һәм иҗатын ача торган кулъязма һәм фотодокументлар җыелмасын тәшкил итә.
Документлар бүлек фондында саклана һәм аларны өйрәнү дәвам итә. Уникаль материаллар арасында - шагыйрьләр Хәсән Туфан белән Әхмәт Рәшитов сүзләренә Сара Садыйкова (1906 - 1986) җырларының кулъязма ноталары. Бу ноталарда белгечләр Сара Садыйкова Хәсән Туфанга калдырган автографын таптылар.
«Шигрия» шигыренә нота кулъязмасын бүләк иткәч, композитор түбәндәге юлларны язган: «Сөекле шагыйребез, борынгы дустым Хәсәнгә мәңгелек истәлек. 1980 ел. Казан».