Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады
(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев Татарстан халык Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады. Котлау тексты Бөтендөнья татар конгрессы сайтында чыкты.
«Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне 8 март бәйрәме белән тәбрик итәм. Язның беренче бәйрәме — Халыкара хатын-кызлар көне гүзәл чəчəклəр, шат елмаюлар һәм изге теләкләр белəн уралсын.
Безнең яшәешебезне, тормышыбызны хатын-кыздан башка күз алдына да китереп булмый. Дөньяны ир-ат акылы алып барса, тормыш матурлыгын хатын-кыз бизи. Хөрмәтле гүзәл затларыбыз, сез шəфкатьлелек, тугрылык, рухи һəм əхлакый чисталык — җир йөзендə булган барлык яхшылыкның җанлы гəүдəлəнеше.
Кадерле әниләребез, әбиләребез, апа-сеңелләребез, тормыш иптәшләребез, дусларыбыз, хезмәттәшләребез! Сезгə чын күңелдəн саулык-сəламəтлек, күңел күтəренкелеге, хатын-кыз бəхете һəм шатлык-куанычлар телим! Яз сезгə җылы кояш нурларын, ə ир-егетлəребез йөрəк җылысын бүлəк итсен, гаилəлəрегездə иминлек һəм муллык хөкем сөрсен! Бәйрәм белән», диелә котлау текстында.