Синоптиклар Татарстанда көчле җил турында кисәтә
(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Бүген кич һәм төнлә Татарстан территориясендә көчле җил исәчәк. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Җил көньяк-көнбатыштан, секундына 15-17 метр тизлек белән исәчәк.