Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» хоккей клубының «Капитан Татарстан» бәйгесен хуплады
(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Артур Шипилов). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә «Ак Барс» хоккей клубының «Капитан Татарстан» дигән бәйгесен хуплады.
«Тиздән сезгә „Татнефть“ заправкаларында, югары уку йортларында һәм „Ак Барс“ партнерларының биналарында төрле локацияләрдәге фигуралар очрый башлаячак. Фотога төшерегез, Данис Зарипов белән видеороликлар әзерләгез һәм аларны #КапитанТатарстан хэштегы белән социаль челтәрләргә урнаштырыгыз. Бәйгедә җиңүчене 11 Pro Max айфоны көтә», - диелә бәйгенең тасвирламасында.
Клубта белдерүләренчә, акция плей-офф уеннары вакытында үткәреләчәк, җиңүче исә Данис Зарипов катнашында билгеләнәчәк.