Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Февраль
2020

Миңнеханов: Татарстан спортны популярлаштыру һәм үстерү тәҗрибәсен уртаклашырга әзер

0

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Татарстан һәрвакыт физик культура һәм спортны популярлаштыру һәм үстерү буенча тәҗрибә уртаклашырга әзер. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында әйтте. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмә Тольяттида узды һәм округ территориясендә массакүләм, балалар-яшүсмерләр спортын һәм физик культураны үстерү мәсьәләләренә багышланган иде. Аны Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров үткәрде.

Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасында Спорт резервын әзерләү системасын үстерү турында»гы доклад белән чыгыш ясады. Ул спортны төбәкнең социаль-икътисади үсешенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе буларак бәяләде.

«Бүгенге көндә Татарстанда физик культура һәм спорт белән даими рәвештә халыкның яртысы диярлек шөгыльләнә, бу - 1 млн 700 меңнән артык кеше. Безнең бурыч – Россия Президенты Указы нигезендә 2024 елга 2 миллионнан артык татарстанлыны спортка җәлеп итү», - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов игътибарны республика ил һәм округ буенча уртача күрсәткечләрдән алда баруын, шулай ук спортка авыл һәм икътисади актив халыкны җәлеп итү буенча Идел буе федераль округында лидерларның берсе булуына юнәлтте. Ул моны соңгы елларда төзелгән инфраструктура белән аңлатты - хәзер төбәктә 11 меңнән артык спорт объекты эшли.

«Сүз дә юк, спорт инфраструктурасын булдыру гына җитми – ул нәтиҗәле кулланылырга тиеш. Бу максат белән республикада барлык зур спорт объектларында да диярлек без спорт мәктәпләре урнаштырабыз», – дип искәртте ТР Президенты һәм хәзерге вакытта Татарстанда 170 спорт мәктәбе эшли, анда якынча 91 мең бала белем алуын әйтте.

Республика җитәкчесе сүзләренчә, татарстанлыларда төрле массакүләм стартлар һәм марафоннар, шулай ук җәмәгать мәйданчыкларында бушлай даими күнекмәләр зур кызыксыну уята. Бу - спортның алты төре буенча Timerman чабышлары сериясе һәм «Яшел фитнес» спорт хәрәкәте.

«Демография» илкүләм проекты Россиядә 2019 елдан башлап РФ Президенты Владимир Путинның «май» указы нигезендә гамәлгә ашырыла. Аның структурасына керүче «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүче гражданнарның 55 процентка кадәр артуын күздә тота.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net