Чүпрәле район башлыгы Марат Гафаров тыл ветеранын 95 яшьлеге белән котлады
(Казан, 16 фвераль, «Татар-информ», «Туган як»). Чүпрәле районында яшәүче тыл ветераны, сугыш елларында телеграфистка булып эшләгән Сәрия Салиевага 95 яшь тулды. Бу хакта район газетасы яза.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан, «Сугыш хатын-кыз йөзле түгел» проекты кысаларында ветеранны тәбрикләргә район башлыгы Марат Гафаров, Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамил Низамов килде.
Марат Гафаров юбилярга иң җылы теләкләрен җиткерде, РФ Президенты исеменнән котлау хаты, үз исеменнән бүләк тапшырды.