Рөстәм Миңнеханов «Аммоний» җитәкчелеге белән үсеш юнәлешләре турында фикер алышты
(Казан, 14 февраль, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында «Аммоний» АҖ җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
«„Аммоний" АҖнең үсеш юнәлешләре турында фикер алышынды», — диелә хәбәрдә.
«Аммоний» АҖ генераль директоры Дмитрий Макаров узган елда предприятиенең икътисади һәм җитештерү күрсәткечләре буенча мәгълүмат бирде һәм 2020 елга планнар турында сөйләде.