Лаеш китапханәсендә Татарстан гербын кабул итү көнен билгеләп үттеләр
(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Ольга Исаева). 7 февральдә -Татарстан гербы кабул ителгән көндә һәм ТАССРның 100 еллыгы кысаларында «Татарстан символикасы» дип аталган күргәзмә оештырылган. Бу турыда «Камская новь» газетасы хәбәр итә.
Бу көнне китапханәгә килүчеләр республиканың дәүләт символы — герб турында мәгълүмат белән танышты.
«Герб турында рәсми мәгълүмат, закон органнары тарафыннан кабул ителгән көне, барлыкка килү тарихы турында укучыларыбызга җиткерергә тырыштык», — дип сөйләде китапханә хезмәткәрләре.
Бу көнне китапханәгә килүчеләр викторинада да катнашты.