Айрат Хәйруллин вертолеты һәлакәткә очраган урыннан фото һәм видео пәйда булды
(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстанның Лаеш районы Матюшино бистәсе янында вертолет Кама елгасы бозы өстенә мәҗбүри төшеп утырган урыннан фотолар пәйда булды. Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин вертолетында өч кеше булган, аларның берсенең гомере өзелгән дип хәбәр иткән иде, РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.
Хәзер бу урында коткаручылар, тикшерүчеләр һәм криминалистлар эшли. Тән җәрәхәтләре алган ике кеше табиблар кулына тапшырылган. «Татар-информ»га «Заря» газетасы баш мөхәррире Ирина Монина хәбәр иткәнчә, һәлак булган кешенең гәүдәсе Bell 407 вертолеты фюзелажы астында калган.
Һәлакәт бүген кичке сәгать алтылар тирәсендә булган. Вертолет эчендә пилот, Айрат Хәйруллин үзе, шулай ук аның ярдәмчесе булганлыгы мәгълүм.