Әлмәттә яшәүче 303 кеше гыйнварда мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать иткән
(Әлмәт, 7 февраль, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Агымдагы елның 1 февраленә Әлмәт мәшгульлек үзәгендә исәптә 844 кеше тора. Гыйнвар төрле мәсьәләләр буенча ведомствога 303 кеше мөрәҗәгать иткән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Бу исә узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда 15 кешегә әзрәк. Эшсезлекнең гомуми дәрәҗәсе эшче көчләр санынының 0,77 процентын тәшкил итә.
Эш бирүчеләр тарафыннан барлыгы 3 687 эш урыны тәкъдим ителгән. Узган елны 1 августка 3 313 эш урыны булган. Эшсезлек коэффициенты 0,23 кешене тәшкил итә.
Гыйнвар төрле мәсьәләләр буенча ведомствога 303 кеше мөрәҗәгать иткән. Шулардан 291 кешене исәпкә алганнар һәм 34 кешегә эш табарга булышканнар.