Рөстәм Миңнеханов: Саклык банкы - Татарстанның мөһим стратегик партнеры
(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Саклык банкы -Татарстанның мөһим стратегик партнеры, дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Саклык банкының ел саен үткәрелә торган бизнес-конференциясе кысаларында. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Быел «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында уза торган чарада Саклык банкы президенты, идарә рәисе Герман Греф катнашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Саклык банкы тулы бер юнәлеш буенча лидер булып тора. «Бу - кече һәм урта бизнеска ярдәм итү, без сезнең белән башлаган «Бизнес-класс» мәгариф проектын гамәлгә ашыру. Шулай ук Саклык банкы - проектлы финанслау инструментларын кертү өлешендә лидерларның берсе. Аерым алганда, Татарстанда безнең төзүчеләрне яңа эш кагыйдәләренә өйрәтү оештырылды. Без сездән цифрлаштыру өлкәсендә күп нәрсәгә өйрәнәбез. Саклык банкы һәрвакыт хезмәттәшлеккә әзер», - дип өстәде ул.
Герман Греф искәрткәнчә, соңгы 20 елда Татарстан илнең икътисади драйверына әверелде. «Республика - Россиянең ничек итеп чимал бәйлелегеннән китә алу үрнәге. Татарстан һәрвакыт, беренче чиратта, чимал, ә икенче чиратта — индустриаль төбәк булды. 90нчы елларда оборона комплексы буенча бик зур бәрелеш булды. Республика үзенең индустриаль потенциалын саклап кала һәм үстерә алды», - диде Греф һәм Татарстанның акрынлап диджиталь индустрия үзәгенә әйләнә баруын да өстәде.
Герман Греф республикада эшкуарлык климатының югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте һәм Саклык банкы белән берлектә республика территориясендә «Бизнес класс» мәгариф проекты гамәлгә ашырылуын, ә бүген «21нче мәктәп»не ачу планлаштырылуын искәртте.
Бизнес-конференция кысаларында Рөстәм Миңнеханов һәм Герман Греф Саклык банкы хезмәткәрләренә РФ һәм ТР Дәүләт бүләкләрен тапшырды.