Нижневартовск шәһәрендәге татар балалары туган телебезне өйрәнә
(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Нижневартовск шәһәрендә хәзерге вакытта балалар татар телен ике мәктәптә өйрәнә. Татар сыйныфының беренчесе, моннан ике ел элек, 11нче мәктәптә ачылган иде. Бу турыдаБөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.
Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев уку йортына килгәч, татар сыйныфы белән танышты. Биредә укучылар кунакларны каршы алырга ныклап әзерләнгән. ТАССРның 100 еллыгына, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап шигырьләр, җырлар өйрәнгән.
Нижневартовск шәһәрендә сәләтле татар балалары яши. Моның шулай икәнлеген кунаклар да күрде. Әти-әниләр дә балаларының туган телебездә сөйләшүен тели. Шәһәрнең 11нче мәктәбендә беренче татар сыйныфы шул максат белән ачылган иде инде. Аны булдыру эшендә «Мирас» татар милли-мәдәни мохтарияте башлап йөрде.
Узган ел 8нче мәктәптә икенче татар сыйныфы ачылды. Укучыларны Казанда белемен арттырып кайткан укытучы укыта.