Азнакай районында сөт җитештерү арткан
(Азнакай, 6 февраль, «Татар-информ», «Маяк», Резедә Шәрипова). Азнакай районы буенча агымдагы елның гыйнвар аенда 41205 центнер сөт савылган, бу узган елга караганда 3780 кг артыграк. Терлек саны буенча да күрсәткечләр кимемәгән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Әлеге саннар кичә Баланлы Бүләк авылында Ленар Габдрахманов крестьян-фермер хуҗалыгы базасында муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашында узган семинар-киңәшмәдә яңгырады.
Күрсәткечләре түбән булган хуҗалык җитәкчеләренә сөт һәм ит җитештерү күләмен арттыру, терлекләрне сәламәтләндерү һәм нәсел эшен яхшырту буенча чаралар күрү йөкләнде.