Әгерҗе хоккейчысы Максим Грошев Россия Олимпия җыелма командасына чакыру алды
(Әгерҗе, 6 февраль, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре»). Әгерҗе спорт мәктәбендә тәрбияләнгән Максим Грошев Kaufland Cup турнирында катнашу өчен Россия Олимпия җыелма командасына чакыру алды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Турнир матчлары Төньяк Словакиянең Попрад шәһәрендә 7 һәм 8 февральдә узачак. 7 февральдә Россия-Беларусь 8 февралдә Словакия — Россия матчлары планлаштырылган.