Әлмәттә яшәүчеләр китап бүләк итү акциясенә кушыла ала
(Әлмәт, 6 февраль, "Татар-информ", «Әлмәт таңнары»). 2020 елның 10-16 февраль көннәрендә Әлмәт шәһәре һәм районы китапханәләрендә китап бүләк итү акциясе оештырыла. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Әлеге акция укучыларны бер-берсенә яхшы китаплар, «тузмас бүләк» бирергә рухландыру һәм басма әдәбиятның үз кыйммәтен югалтмавын күрсәтү максатыннан уздырыла.
Әгәр дә, сездә яңа әдәби китаплар, балалар әдәбияты бар икән, бүләк итү мөмкинлеге булса, Әлмәт китапханәләре кабул итәргә әзер. Китапларны кабул итү пунктлары районның һәм шәһәрнең һәр китапханәсендә булачак.