Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Февраль
2020

89 яшьлек Минвазыйх абый: «Җиңү бәйрәмен каршылыйсы килә» - «Ватаным Татарстан»

0
89 яшьлек Минвазыйх абый: «Җиңү бәйрәмен каршылыйсы килә» - «Ватаным Татарстан»

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Нурисә Габдуллина). Үземә кирәкле фатир ишеген ачкан җыйнак кына ак сакаллы бабайны күрүгә: «Йөзегез таныш», — дидем. Тик искә төшерә алмыйм гына бит. «Тукта, өченче ел, Өлкәннәр көнендә сөйләшеп утырган идек түгелме?» — дип, тиздән 89 яшен тутырачак Минвазыйх абый мине телсез калдырды.

Әйе, химия-технология институтының актлар залында Өлкәннәр көне уңаеннан узган чарадан соң озак кына гамьле әңгәмә корып утырган идек шул. Фотограф шул мизгелне мәңгеләштереп тә куйды. Әлеге рәсем компьютер хәтерендә бүген дә саклана. Ул чакта Минвазыйх бабай үзенең армия елларында бандерачыларга каршы көрәшүе турында сөйләгән иде. Яңадан очрашуыбызда сугыш еллары турында сөйләштек.

— Онытырлыкмы соң ул елларны?! Әтине сугышка алдылар, әни көн-төн колхоз эшендә, абый белән мине дә шәп «җиктеләр». Без алты бала булганбыз, дүртесе ачлыктан үлгән. Колхозлашу елларына кадәр безнең гаилә урта хәлле булган, хуҗалык зур иде. Йортыбызны колхозга алырга да теләделәр, тик 1943 елның салкын декабрь аенда яндык. Бернәрсә дә калмады, дисәм, Аллаһы Тәгалә сыерыбызны һәм ике баз бәрәңгене саклады. Ул елны бәрәңге яхшы уңган иде. Сыерны авылның агрономы үзенә алып торды, ә безне күршеләр сыендырды. Бер атна эчендә әни, абый һәм мин, баз янында землянка казып, шунда күчендек. Ә язга чыккач, абый белән кечкенә генә өй әмәлләдек. Җитмәсә, колхоз эше дә бар бит әле. Сыер белән җир сукаладык, тырмаладык, чәчтек. Атка көнлек норма 75 сутый булса, сыер белән үгезгә — 50. Абый колхозның иң усал үгезен җикте. Ул башка бер кешене янына да җибәрми иде. Абыйны армиягә алгач, аны миңа беркеттеләр. Үгезне үзебезнең абзарга алып кайттым. Аңа азык бирәләр иде, шулай итеп үзебезнең терлекне дә ачлыктан саклап калдым. Көзге урып-җыю тәмамлангач, урман кисәргә җибәрәләр. Мамадыш районының бер авылында тордык. Мине фатирга керткән гаилә бик ишле иде. Бер туганнары укытучы икән, көн дә килеп, балаларны укыта. Мин дә шулар янына утырам. Янганнан соң мәктәпне ташларга туры килде, биш сыйныф белем белән генә каласы килмәгән иде. Ике ел рәттән шуларда булдым, белем эстәдем. Дөрес, җидееллык мәктәп бетергәнгә аттестатым юк.

Дүрт яшендә Минвазыйх абый әби-бабасыннан азан әйтергә, догалар укырга өйрәнә. Нинди генә авыр елларда да кыйбласын үзгәртми.

— Әти 1945 елда әйләнеп кайтты. Ул әсирлеккә төшкән, аннан качып, партизаннар отрядына эләккән. Сәламәтлеге юк иде. Сугыш башлангач, авылга Ленинградтан кешеләр кайткан иде. Алар кырык бишенче елны гына киттеләр. Шулар арасында бер апа: «Давытовны аякка бастырмый торып, кайтып китмим», — диде. Йә табиб, йә шәфкать тутышы булгандыр инде. Чыннан да, терелтте бит әтине. Аның гаиләсе белән озак еллар элемтәдә тордык. Әти 76 яшенә кадәр яшәде. Әтиле булсак та, аның «кара шәле» үзе артыннан сөйрәлеп кайткан иде: немецларда әсирлектә булу. Мине армиягә алганда хәрби комиссариатта: «Фамилияңне үзгәртик әле», — диделәр һәм Зәйнетдинов дип яздылар. Мин дә каршы килмәгәнмен инде. Солдат хезмәте җиңел булмады. Мөселман икәнемне белгәч, командир мине тынычрак урынга күчерде. Аның әнисе авырый икән, өйләренә барып, азан әйттем. Хезмәт иткән урында калырга була иде, тик әни авырый башлап, абый чакыртып алды.

Шулай итеп, авылга кайтып төпләнә героебыз. Нинди эшкә тотынса да, булдыра. Мәктәптә хезмәт дәресе укыта, МТСта эшли, Казанга барып укып та кайта. Авылга төзелешкә килгән кызлар арасыннан Гөлзифа исемле кызны сайлап алып, гаилә учагы тергезеп җибәрә.

— Түбән Камада барган төзелеш турында ишеткәч, шунда күчәргә булдык. Фатирны тиз бирәләр дигәч, хезмәт хакы түбән булса да, торак йортлар идарәсенә балта остасы булып урнаштым. Аны химкомбинат составыннан чыгарганда, социаль үсеш идарәсенә күчтем һәм шуннан пенсиягә чыктым. Гөлзифа белән илле елдан артык тату гына яшәдек. Тик берничә ел элек, мине калдырып, мәңгелек йортка күчте. Малай да үлде. Килен әйбәт, килә, бакчаны да ташламый. Оныкларымнан да зарлана алмыйм. Ялгыз яшәү кыен икән, тик балалар янына күчәсем килми, үзләренчә торсыннар, дим. Аяклар авыртса да, кибеткә барам, якындагы чишмәдән су алып кайтам, ашарыма пешерәм. Күршеләрем бик яхшы. Намазымны калдырмыйм, Коръән укыйм. Гомер кояшым сүнеп барса да, Җиңүнең 75 еллыгы бәйрәмен каршылыйсым килә. Яшьләр тыныч тормышның кадерен белсен иде. Нинди генә авырлыклар күрсәм дә, гомерем заяга узды, дип зарланмыйм. Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтем чиксез.

Минвазыйх бабай мине:

— Бәхетле бул, кызым, — дип озатып калды.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Собянин: трасса из Солнцева до Варшавского шоссе откроется в 2026 году


Спорт в России и мире
Москва

ЦСКА разорвал дистанцию // Армейцы увеличили преимущество в финальной серии Единой лиги ВТБ


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Ролан Гаррос

Теннисист Рублев вышел во второй круг Открытого чемпионата Франции


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

«Рексофт», «Норсофт» и АТОЛЛис анонсировали скорое тестирование отечественных IT-продуктов бренда «MAGMA»





Путин в России и мире
Москва

Путин по приезде в Москву встретился с главой Ингушетии Калиматовым


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко назвал рецепт своего фирменного салата "Молодость", которым угощал Путина в Минске




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Столтенберг решил не встречаться с Зеленским в Брюсселе


Навальный в России и мире
Москва

Суд Москвы продлил арест трем адвокатам Навального по делу об экстремизме



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Игорь Бутман

Бутман: Путин продолжает играть в хоккей для поддержания спортивной формы



Москва

Кто может заменить США в качестве мирового полицейского

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net