Путин яшь галимнәргә премияләр тапшырачак
(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Бүген Россия Президенты Владимир Путин яшь галимнәргә фән һәм инновацияләр өлкәсендә президент премияләрен тапшырачак һәм Дәүләт Советы Президиумы һәм фән һәм мәгариф советының уртак утырышын уздырачак. Бу хакта Кремльнең рәсми сайтында хәбәр ителә.
Премия 2008 елда гамәлгә куелган. Аны Россия фәне үсешенә, социаль өлкәне, икътисадны һәм илнең оборонасын инновацион үстерүне тәэмин итә торган яңа технологияләр һәм техника үрнәкләрен эшләүгә зур өлеш керткән өчен бирәләр.
Дәүләт башлыгы Дәүләт Советы Президиумының һәм Президент каршындагы фән һәм мәгариф советының уртак киңәйтелгән утырышын уздырачак. Ул Зур Кремль сараенда узачак. Утырышның төп темасы - май указы белән билгеләнгән бурычларны исәпкә алып, социаль өлкә һәм икътисад өчен кадрлар әзерләүдә төбәкләрнең ролен арттыру, шулай ук Россиянең фәнни-техник үсеш стратегиясен гамәлгә ашыру.