Казанда ОРВИ эпидемиясе арту сәбәпле, мәктәп укучыларының массакүләм чаралары тыела
(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). Казанда ОРВИ эпидемиясе арту сәбәпле, мәктәп укучылары өчен массакүләм чаралар тыелган. Мәктәпләрдә аерым сыйныфлар гына ябылырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова хәбәр итте.
«ОРВИ буенча эпидемия бусагасы 35 процентка арткан, шуңа чикләү чаралары гына кертелә, ягъни балаларның 20 проценты булмаганда аерым сыйныфлар ябыла. Мәктәпләр ябылмый. Бүгенге көннән массакүләм чараларга тыю кертелә», - дип сөйләде Алсу Мөхәммәтова.
Аның сүзләренчә, 24 гыйнвардан 31 гыйнварга кадәр Татарстанда Алексеевск һәм Теләче районнарында ике гомуми белем бирү оешмасы, 10 муниципаль берәмлекнең 29 мәктәбендә 172 сыйныф тулысынча ябылган. Моннан тыш, Арча һәм Теләче районнарында ике мәктәпкәчә белем бирү оешмасы, шулай ук Теләче районының бер мәктәпкәчә белем бирү оешмасында ике төркем ябылган.
Казанда 7 февральгә кадәр 5нче гимназиядә бер сыйныф, 6 февральгә кадәр 177нче лицейның җиде сыйныфы, 155нче гимназиядә, 49нчы һәм 91нче мәктәпләрдә берәр сыйныф, 165нче мәктәптә дүрт сыйныф ябылган.