Сергач районында кызларны «Нижгарбикә» бәйгесендә катнашырга чакыралар
(Казан, 2 февраль , «Татар-информ»). 7 февральдә Сергач районының кунакчыл Кочко-Пожарки авылы мәдәният йортында «Ак калфак» татар хатын-кызлары өлкә оешмасының күчмә утырышы узачак. Бу хакта Түбән Новгород милли-мәдәни берләшмәсе сайтында хәбәр ителә.
Утырыш «Хәзерге шартларда татар мәдәниятен саклау һәм үстерү» темасына уза. Анда татарлар күпләп яшәгән районнарда җирле хатын-кызлар оешмалары лидерлары катнашачак. Шулай ук оешма активистлары түгәрәк өстәл артында 2019 елгы эшкә йомгак ясаячак, агымдагы 2020 елга эш планы буенча фикер алышачак. Әлбәттә, иң зур игътибар хатын-кызлар җыенында «Нижгарбикә» бәйгесенә булачак. Ә иң актив хатын-кызларны бүләкләр көтә.
Утырыш өлкә оешмасы җитәкчесе Зилә ханым Әхмәдуллина рәислегендә узачак. Чараның икенче өлешендә «Шәпә туе» дип аталган бәйрәм чаарсы оештырыла. Анда Түбән Новгород татарларының төрле милли йолалары һәм бәйрәмнәре күрсәтеләчәк. Шунда ук татар ашлары тәкъдим ителәчәк.