Иртәгә Кытайдан очып киләчәк самолет пассажирлары җентекләп тикшереләчәк
(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Иртәгә Казан аэропортында Татарстан табиблары һәм Роспотребнадзор хезмәткәрләре Кытайдан очып киләчәк рейс пассажирларын тикшерәчәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында утырышта ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков әйтте.
«Иртәгә Кытай халык республикасыннан борт көтәбез. Роспотребнадзор белән барлык мәсьәләләрне уйлаштык, сораулар тумас дип уйлыйм. Штат режимында планлаштырыла», — диде министр. Самолет иртәнге 10 га киләчәген әйтте.
Татарстан Президенты күрсәтмәсе буенча, коронавирустан саклану чараларын координацияләү өчен, ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева җитәкчелегендә даими комиссия булдырылды.