Фәрит Мөхәммәтшин укытучылардан сугыш ветераннарын мәктәпкә очрашуга чакыруны сорады
(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламент дәресендә катнашучы укытучылардан Бөек Ватан сугышы ветераннарын мәктәп җыелышларына чакыруны сорады. Бу хакта республика парламенты башлыгы бүген педагоглар белән очрашуда әйтте.
Фәрит Мөхәммәтшин укытучыларны парламент дәресләрендә Татарстан тарихының катлаулы чорлары турында сөйләргә, шул исәптән узган еллардагы вакыйгаларда катнашучылар белән аралашуны тәэмин итәргә чакырды.
«Совет халкының Бөек Ватан сугышында катнашуы, фашизмнан азат итүе турындагы дөреслекне сөйләргә кирәк. Безнең бурыч — Җиңүнең 75 еллыгы турында фикер алышканда, шул фаҗига һәм аны киләчәктә булдырмау хакында сөйләшү. Бөек Җиңү өчен көрәш бөтен җирдә барган. Боларның барысын да укучыларга җиткерергә кирәк», — диде ул.
Фәрит Мөхәммәтшин исән булган сугыш ветераннарына аерым игътибар күрсәтүне үтенде. «Аларны мәктәп җыелышларына чакырырга мөмкин. Аларның сүзләрен мәктәп дәфтәрләрендә, стена газеталарында саклап калырга кирәк», — диде ул.
Моннан тыш, аның сүзләренчә, парламент дәресләрендә укучыларга «Татарстанның 100 еллык үсеше» турында сөйләргә кирәк. «Акыллы карарлар кабул итү нәтиҗәсендә без көндәшлеккә сәләтлелекне саклап кала һәм төрле тармакларда зур бурычларны хәл итә алабыз. Максат һәм бурычлар элеккечә кала — икътисадны саклап калу, аны көндәшлектә сәләтле итү», — диде Дәүләт Советы Рәисе.
Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук республиканың һәр мәктәбендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган музей оештыру яхшы булыр иде дип саный. Аның фикеренчә, һәр укучы үз районының, республиканың, илнең тарихын белергә тиеш. «Без бу максатны парламент дәресләрендә куябыз. Аларны уздыру традициясе саклана», — дип тәмамлады сүзен Дәүләт Советы Рәисе.