2019 елда «Татэнерго» компаниясенең табышы сигез процентка арткан
(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татэнерго» АҖ генераль директоры Рәүзәл Хаҗиев белән компаниянең үткән елгы эшчәнлеге йомгаклары һәм 2020 елга планнары турында фикер алышты. 2019 елда компаниянең табышы 45,7 млрд сум тәшкил иткән, бу үткән елга карата 8 процентка артык. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
2020 елда табышны 1 процентка арттырырга җыеналар.
2019 елда компаниянең станцияләре эшләп чыгарган электр энергиясе 8 процентка арткан. 2019 елда Түбән Кама ГЭСы, 2,27 млрд кВт ч электр энергиясе эшләп чыгарып, рекорд күрсәткечкә ирешкән.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР Премьер-министры урынбасары — ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин катнашты.