Татарстанда соңгы өч елда кыргый кабаннар кимегән
(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда соңгы өч елда кыргый кабаннар кимегән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгындагы матбугат конференциясендә ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов сөйләде.
Ул 2019 елда кышын исәпкә алулар буенча, Татарстанда 5 мең 457 кыргый кабан теркәлгәнен әйтте. «Берникадәр кимү күзәтелә. 2017 елда 5 мең 965 кабан иде», — диде.
Рамил Шәрәфетдинов 2019-2020 елгы ау сезонына 2 мең 100 кабан ату ниятләнгәнен, шулай ук күрше төбәкләр белән чиктәш районнарда кабаннар санын көйләп тору өчен, 506 кабан ату күздә тотылганын белдерде. «Атылган барлык кабаннар Африка дуңгыз чумасына тикшерүгә җибәрелә. Бу кыш аз карлы, бүгенгә әле планлаштырылган кабаннарның 47-48 проценты гына атылган, әмма ау сезоны әле дәвам итә», — диде.
Рамил Шәрәфетдинов кыргый кабаннар арасында вирус Татарстанга үтеп кермәсен өчен, буфер зоналары билгеләнгәнен әйтте. «Федераль күрсәтмәләр нигезендә, вазгыять имин булмаган төбәкләрнең чикләреннән 10 км радиуста буфер зоналары булырга тиеш. Татарстанда без аларны билгеләдек, дуңгызчылык комплекслары әйләнәсендә 10 км, «Камский бекон»да 20 км радиуста», — диде.