Әлки районында «Сәламәтлек эстафетасы»нда 600дән артык кеше катнашты
(Әлки, 25 гыйнвар, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре», Люция Низамиева). Әлки районында узган гаҗәеп спорт бәйрәме — «Сәламәтлек эстафетасы»нда 600 дән артык кеше катнашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Бәйрәмнең төп оештыручысы - Татарстан хоккей федерациясе булды.
Спорт ярышлары биш мәйданчыкта оештырылган иде.
Төп ярыш хоккей кортында барды. Биредә малайлар, кызлар hәм гаиләләр -- барысы 37 команда көч сынашты. Җиңучеләргә кубоклар, призлар тапшырылды.
Ахырдан катнашучылар арасында лотереялар уйнатылды.