Азнакайда иң көчле чаңгычыларны ачыкладылар
(Азнакай, 25 гыйнвар, «Татар-информ», «Маяк», Тансылу Саниева). Бүген Азнакай чаңгы базасында узган «Иң көчлеләр» ярышында 200дән артык чаңгычы катнашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга багышланган район ярышларында мәктәп укучылары, оешма-предприятие вәкилләре дә катнашты. Шунда ук чаңгы спорты буенча ГТО нормативларын да тапшыру мөмкинлеге тудырылган иде.