Татарстан Президенты студентларга ни өчен иртә таңнан торып эшләве турында әйтте
(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан инновация университеты студентлары белән очрашуда иртә таңнан торып эшләвенең сәбәпләрен аңлатты. Студентлар Президентның иртәнге җиденче яртыда эш урынында төшереп интернетка куйган фотоларын карап баралар икән. «Ничек иртә торасыз?» — дип сорады яшьләр.
«Мин үз заманында район җирендә эшләгән кеше, анда эш иртә таңнан башлана. Миңа иртән эшләү уңайлырак», — дип җавап бирде Президент. Рөстәм Миңнеханов үзенең студент елларын искә алып: «Мин институтны тәмамлагач, шәһәрдә калырга теләмәдем, кире районга кайтып киттем. Арча, Саба, Биектау районнарында эшләдем. Хәзер Казанга ияләштем инде», — дип тә сөйләде.
Рөстәм Миңнеханов 1978 елда Казанда авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган, соңрак сәүдә институтында да белем алган. Шәкертләр Президентның студент чорындагы иң истә калган хатирәләрен белергә теләде. «Тулай торак еракта — „Ферма“ микрорайонында, ә факультетыбыз үзәктә — Толстой урамында урнашкан иде. Бер бинадан икенчесенә троллейбус һәм трамвайларда йөрү иң маҗаралысы булгандыр. Бушка йөрү җаен карап, бераз хулиган да булдык», — дип искә алды ул.
Президент тулай торактагы студент тормышы турында да сөйләде. «Малайлар ашарга пешерергә яратмый инде. Тулай торакта яшәгәндә чиратлашып ашарга пешердек. Бер бүлмәдә дүртәү яшәдек. Кызганыч, кайбер курсташларым инде бу дөньяда юк. Мин тулай торакта биш ел яшәдем, нинди генә авырлыклар булса да беркайчан моңа үкенмәдем», — диде Рөстәм Миңнеханов.
«Институт, университет — белем учагы гына түгел, аралашу урыны да әле ул. Читтән торып уку белән көндезге бүлектә укуны чагыштырып булмый. Яшь вакытта күбрәк укып, белем тулап калырга кирәк», — дип киңәш бирде студентларга Президент.
Һөнәр сайлау кебек яшьләр өчен иң актуаль темалар да күтәрелде. «Үзең яхшы башкара алган һөнәрне сайларга кирәк. Мин, мөгаен, колхоз рәисе дә була алыр идем. Кеше эшләгәндә үзенә җаваплылыкны алырга курыкмаска тиеш», — дип киңәш итте Рөстәм Миңнеханов.
«Яраткан шагыйрегез бармы?» — дип кызыксынды студентлар. «Яраткан шагыйрем — Габдулла Тукай. Хәзерге шагыйрьләрдән Роберт Миңнуллин, Разил Вәлиевны әйтә алам», — диде Президент.