Мәскәү Штабы Рөстәм Миңнехановны Татарстан Президентлыгына лаеклы кандидат дип саный
(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Мәскәүнең «Татарлар Штабы» аксакаллары шурасы киләсе Татарстан Республикасы Президенты сайлавында иң лаеклы кандидат дип Рөстәм Миңнехановны атады.
«Татарстан Республикасы Президентының вәкаләтен озайтуны без хуплыйбыз. Иң мөһиме — аның үз эшен ничек алып баруы. Татарстан Республикасы турында горурлык белән генә әйтергә була, нинди генә өлкәләрне алсак та, ул Россия буенча беренче урында», — дип белдерде Штабта чыгыш ясаган Россиянең атказанган конструкторы Хәйдәр Мусин.
Аксакаллар советы вәкиле тарафыннан тәкъдимнәр дә белдерелде. «Мәскәүдә милләтебезнең күп кенә лаеклы кешеләре бар. ТАССРның 100-еллыгы уңаеннан Мәскәүдә яшәгән милләтебез вәкилләре Рөстәм әфәнде белән Казанда очрашуда булсалар иде», — дигән теләк белдерде Хәйдәр Мусин.