Татарстанда су сыйфатына кагылышлы шикаятьләр кимегән
(Казан, 23 гыйнвар, Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан халкыннан Роспотребнадзор идарәсенә су сыйфатына кагылышлы шикаятьләр кимегән. Бу хакта бүген Россия Роспотребнадзор хезмәтенең ТР буенча идарәсенең коллегия утырышында ведомство җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде.
«Татарстанда эчәргә яраклы су сыйфатын яхшырту буенча күп еллык эш нәтиҗәсе буларак, соңгы өч елда гражданнардан мөрәҗәгатьләрнең кимүен күрәбез», — диде ул. Тик Питрәч, Биектау, Лаеш районнарында су сыйфатына карата зарланулар әле булган.
Марина Патяшина әйтүенчә, республикадагы җир асты су чыганакларының һәр бишенчесе санитар саклау зоналары өчен каралган таләпләргә җавап бирми. Ул санитар саклау зоналары режимы Казан, Яр Чаллы, Алабуга һәм Кукмара районнарында гына үтәлүен әйтте.
Утырышта ведомство эшенә бәя биреп чыгыш ясаган ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин да халыкның сәламәтлеген саклауда технологик режим үтәү мөһим булуын ассызыклады. Санитар саклау зоналарын булдыруны активлаштырырга өндәде.
Рөстәм Нигъмәтуллин да «Чиста су» программасына да тукталды. «Программа мөһим, үзебез дә бу чараны финанслыйбыз. Без комплекслы программа булуын телибез. Бу юнәлештә Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән актив эшне дәвам итәрбез дип уйлыйм», — диде.