Сәнгать әһелләре Башкорт опера һәм балет театрына Нуриев исемен бирүне сораган
(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Башкортстанда яшәүчеләр Башкорт дәүләт опера һәм балет театрына Рудольф Нуриев исемен бирү буенча тавыш бирә башлаганнар. Тавыш бирү тәкъдиме белән республика башлыгы Радий Хәбиров чыккан.
«Миңа республиканың күренекле мәдәният әһелләре мөрәҗәгать итте. Алар Башкорт дәүләт опера һәм балет театрына Рудольф Нуриев исемен бирүне сорыйлар. Рудольф Нуриев безнең мәдәниятнең иң якты шәхесләренең берсе. Әмма мин моны республика халкы белән киңәшмичә, үзем генә хәл итә алмыйм, бу дөрес булмас иде. Тавыш бирегез һәм фикерләрегезне җиткерегез», — дип яза Радий Хәбиров социаль челтәрдәге битендә.
Хәзерге вакытта тавыш бирүләр бара.